

Башкортстанда балаларны төрле түгәрәк һәм секцияләргә Дәүләт хезмәтләре аша яздыру мөмкинлеге барлыкка килде.
“Демография” һәм “Мәгариф” милли проектлары кысаларында республикада балаларга лаеклы белем бирү һәм аларның рухи һәм физик яктан үсешен тәэмин итү максатында күп эшләр алып барыла. Мәсәлән, спорт һәм иҗат түгәрәкләрендә бүген бихисап балалар шөгыльләнә.
Коронавирус пандемиясе башлангач, кызганычка каршы, күп секция һәм түгәрәкләрнең эше тукталып калды. Ләкин замана үзенең төзәтмәләрен кертә: бүген балаларны өстәмә белем бирү түгәрәкләренә һәм секцияләренә ата-аналар Дәүләт хезмәтләре аша яздыра ала. “Мондый хезмәт алаалуның уңай яклары: мәгълүмат алуның уңайлылыгы һәм вакытны экономияләү”,- ди бу уңайдан БР мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Фото: Башинформ.