Милли проектлар
1 февраль 2022, 03:50

Укытучылар эзләнү юлында

Әлеге эш федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып башкарылды.

Укытучылар эзләнү юлындаУкытучылар эзләнү юлында
Укытучылар эзләнү юлында

“Мәгариф” милли проектының “Киләчәк укытучысы” төбәк проекты кысаларында Агыйдел шәһәрендә педагогик осталыкны өзлексез арттыру максатында укытучылар эшен оештыру һәм планлаштыру буенча семинарлар үткәрелде. Әлеге эш федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып башкарылды.
Семинарларда мәгариф өлкәсендә яңа тенденцияләр, дәүләт белем бирү стандартының төп таләпләре, укучыларның белем дәрәҗәсе һәм аны формалаштыру алымнары каралды. Педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, осталык дәресләре күрсәтте.
Мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик кабинеты мөдире Гөлнара Маликова сүзләренчә, мондый семинарлар уздыру педагогларга үз методикаларын тулыландыру, белемнәрен арттырырга булыша.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас