Милли проектлар
1 февраль 2022, 04:23

Эшкуарлар ярдәмсез калмас

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлар инициативасына булышлык итү” милли проектын тормышка ашыру максатында Агыйдел шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына булышлык итү чаралары үткәрелә.

Эшкуарлар ярдәмсез калмасЭшкуарлар ярдәмсез калмас
Эшкуарлар ярдәмсез калмас

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлар инициативасына булышлык итү” милли проектын тормышка ашыру максатында Агыйдел шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына булышлык итү чаралары үткәрелә.

“Агыйдел шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлык үсешенә булышлык итү” муниципаль программасы кысаларында  Агыйдел шәһәре хакимияте тарафыннан 2021 елның октябрь-декабрь айларында матди ярдәм күрсәтүгә конкурс оештырылган. Конкурста кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шулай ук “Профессиональ керемгә салым” салым режимын кулланучылар катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшкуарлык үсешенә булышлык итү максатында бюджеттан 1457868 сум кулланылган. Шуларның 957868 сумы –республика бюджетыннан,  500000 сумы Агыйдел шәһәре бюджетыннан алынган.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас