

Баймак районының 5 торак пунктында (Исәнбәт, Комсомол, Октябрь, Урал һәм Олы Басайда) Билайн компаниясенең яңа 3/4G база станцияләре барлыкка килгән. “Санлы икътисад” милли проектын тормышка ашыру ниятеннән башкарылган бу эш 1 меңнән артык кешегә челтәрле ресурлардан кулану мөмкинлеге бирә.
БР Санлы үсеш дәүләт идарәсе министры урынбасары Рөстәм Хамматвәлиев сүзләренә караганда, республикада 2021 ел эчендә 1600 база станциясе төзелгән һәм модернизацияләнгән. Шулар арасында 19 торак пунктында мобиль бәйләнеш бөтенләй булмаган. Хәзер исә халык бер кыенлыксыз якыннарына шалтырата, төрле онлайн-курслар үтә һәм интернетның башка мөмкинлекләреннән файдалана алачак.
–Район хакимиятләре һәм төбәк власте белән берлектә без халыкны сыйфатлы бәйләнеш белән тәэмин итү буенча бердәм сәясәт алып барабыз, –ди Билайнның Уфа бүлекчәсе директоры Максим Тюрихин. – Соңгы ике елда гына без үзебезнең челтәрне 120 авылда ныгыттык, киләчәктә дә бу эшне давам итәчәкбез.
Димәк, бер авыл да виртуаль дөньядан читтә кала алмаячак.