Милли проектлар
31 гыйнвар 2022, 06:10

Дүртөйлеләр проектны хуплады

Балалар бакчасы тәрәзәләре яңартылачак.

Муниципаль Дүртөйле районы хакимиятеМуниципаль Дүртөйле районы хакимияте
Фото:Муниципаль Дүртөйле районы хакимияте

26 гыйнварда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Дүртөйле шәһәре территориясендә 2022 елга урындагы инициативаларны яклау  программасында катнашу өчен проектны сайлау буенча йомгаклау җыелышы үтте.

Күпчелек тавыш белән Дүртөйленең 11 нче санлы “Әкият” балалар бакчасында тәрәзәләрне алыштыру проекты сайланды.

2022 елның февраль ахырына кадәр Дүртөйле шәһәре хакимияте инициатив төркем белән берлектә конкурста катнашу өчен документлар әзерләячәк. Акча җыю конкурста җиңгәннән соң гына башлана.

Конкурста җиңүнең төп шарты-проектны әзерләүдә һәм тормышка ашыруда халыкның һәм спонсорларның актив катнашуы. Чөнки халык ярдәменә таянып, шәһәр халкының инициативасын кулланып кына, сайланган проектны тормышка ашырырга мөмкин.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас