Милли проектлар
29 гыйнвар 2022, 20:11

"Һәр баланың уңышы" проекты ничек эшли?

Ул 2020 елдан бирле тормышка ашырыла.

"Һәр баланың уңышы" проекты ничек эшли?"Һәр баланың уңышы" проекты ничек эшли?
"Һәр баланың уңышы" проекты ничек эшли?

Уфада РФ Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Мәгариф» милли проектының «һәр баланың уңышы» төбәк проекты тормышка ашырыла.

Уфада 46 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Аларда гражданлык-патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән 129 социаль әһәмиятле проект тормышка ашырыла.

Уфаның өстәмә белем бирү оешмаларында «Һәр баланың уңышы» проекты 2020 елдан бирле тормышка ашырыла. Техник, социаль-гуманитар, сәнгать, мәдәният, туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешләре буенча өстәмә гомум үсеш алган программаларны тормышка ашыру максатында 1395 өстәмә урын булдырылган.

2021 елда алты өстәмә белем бирү учреждениесендә тагын 300 өстәмә урын барлыкка килгән. 2022 елда техник, туристлык-туган якны өйрәнү, табигый-фәнни юнәлешләргә караган өстәмә белем бирү программалары буенча 709 өстәмә урын булдырылачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас