Милли проектлар
29 Января 2022, 05:21

Табигать паркында өмә

Шушы көннәрдә Дәүләкән районында «Аслы күл" паркы хезмәткәрләре күл акваториясен чистарту буенча «Чиста боз» акциясе үткәрделәр.

Табигать паркында өмәТабигать паркында өмә
Табигать паркында өмә

"Аслы Күл» Табигать паркында «чиста боз» акциясе узды

 

Шушы көннәрдә Дәүләкән районында «Аслы күл " паркы хезмәткәрләре күл акваториясен чистарту буенча «Чиста боз» акциясе үткәрделәр.

Чара әйләнә-тирәлеккә сак карашны популярлаштыру, халык арасында экологик культураны арттыру, су объектында һәм республикадагы иң эре күлнең яр буе территорияләрендә чисталык торышын яхшырту һәм саклау максатыннан үткәрелде.

- Бүген без табигать паркы территориясендә өмә үткәрдек, һәм бер көн эчендә 2 капчык чүп-чар җыйдык. "Чиста боз" акциясе инде традицион рәвештә Парклар хезмәткәрләрен генә түгел, ә республиканың аеруча саклаулы табигать территорияләре урнашкан районнарында битараф булмаган кешеләрне дә берләштерә. Бу акцияне Кандракүл күлендә һәм башка табигый паркларда үткәрергә планлаштырабыз, - дип сөйләде БР аеруча саклана торган табигый территорияләр дирекциясе җитәкчесе Салават Нәфыйков.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан берничә ел инде РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән  "Экология" милли проекты кысаларында "Уникаль су объектларын саклау" федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча "Россия суы" бөтенрусия акциясендә актив катнаша. Акция чаралары ел саен бөтен республика территориясендә үткәрелә.

Чыганак: Министерство природопользования и экологии Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас