Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 гыйнвар 2022, 11:54

Затон боҗрасы

Юл хәрәкәте үзгәрә.

Затон боҗрасы
Затон боҗрасы

Юл хәрәкәте үзгәрә.

 

 Уфага Көнбатыштан кергәндә һәм чыкканда Затон боҗрасы дигән “сират күпере”н үтеп йөрүчеләрне бу яңалык сөендерерме, көендерерме?  Ни булса да, анда хәрәкәт үзгәрә.

Агымдагы елның 15 февраленнән Галле шәһәре урамыннан төшкән машиналар Затон ягына таба – турыга гына хәрәкт итәчәк. Аннан килеп, боҗра буенча сулга борылып, Пархоменко урамына чыгу юлы ябыла.

 Бу күптән җанга тигән проблемалы урын иде. “Сыйфатлы һәм уңайлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектына кайчан кертелер, еш аварияләр булып торучы бу боҗрада нинди үзгәрешләр булыр дип көткән кешеләр аз гына булса да җиңел сулап куяр бәлки.

Уфа шәһәр хакимияте матбугат хезмәтендә: “Бу карар аерым алган шушы участокта транспортның хәрәкәт итү мөмкинлекләрен яхшырту максатында, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү һәм аварияләр учагын бетерү өчен кабул ителде”, – дип белдерделәр.

 

 

Затон боҗрасы
Затон боҗрасы
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: