Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 гыйнвар 2022, 10:49

Концертлар белән ил буйлап

“Мирас” ансамбле кайсы якларга юл тота?

Концертлар белән ил буйлап
Концертлар белән ил буйлап

“Мирас” ансамбле кайсы якларга юл тота?

 

«Мирас» ансамбле беренче тапкыр “Без – Русия”  федераль программасына керде. Шул проект кысаларында ансамбль зур гастрольләргә чыгу мөмкинлегенә ия булды.  Быел мираслылар Ханты-Манси автоном округы – Югра ягына юл алачак һәм анда 10 шәһәрдә, торак пунктларында чыгыш ясаячак. Тур ансамбльнең 30-еллыгыга багышлана.

“Без – Русия”  федераль программасы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында, 2020 елның февралендә РФ Мәдәният министрлыгы тәкъдиме буенча булдырылды. Ул РФ Мәдәният министрлыгы планы буенча гамәлгә ашырыла.  Проектны оештыручылар – РФ Мәдәният министрлыгы һәм  «Росконцерт» Русия гастрольләр үзәге.

“Без – Русия”  федераль программасы эшчәнлеге милли коллективларга илебез халкын үзләренең чагу чыгышлары, матур киемнәре, бай декорацияләре белән таныштырырга ярдәм итә.

2021 елда шул нигездә 32 милли коллектив 268 концерт куйган. Быел исә 35 коллектив чыгышлар белән ил гизәчәк.

Әйткәндәй, Башкортстанның Милли халык кораллары орекстры да (җитәкчесе Линара Дәүләтбаева) “Без – Русия”  федераль программасында катнашу хокукына ия булды.

Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле дә шул исәптә!

Проектның географиясе бик зур – Калининградтан – Камчаткага,  Дербенттан Чукоткага кадәр.

Концертлар төрле яшьтәге тамашачылар өчен тәгаенләнә. Бу проект илебездәге иң көчле сәнгать осталары, тамашачыга дәрт-дәрман бирер коллективлары белән танышырга форсат бирәчәк. Менә нинди яхшы проект!

 

Концертлар белән ил буйлап
Концертлар белән ил буйлап
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: