Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 гыйнвар 2022, 09:17

Хәтер мәңгелек

 “Блокада икмәге”.

Хәтер мәңгелек
Хәтер мәңгелек

 “Блокада икмәге”.

 

Кичә Чакмагыш районы үзәгендә "Блокада икмәге" дигән акция үтте. Аны районның Яшьләр үзәге һәм хакимиятнең Яшьләр эшләре, физик культура, спорт комитеты белгечләре оештырды. Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел тулуга багышланды чара Җиңү паркында узды.

Акциянең төп максаты: катнашучыларда Ленинград блокадасы һәм бөтен сугыш барышында халыкның сынмас рухы, батырлыгы өчен горурлык уяту, алар кичергәннәрне йөрәк аша уздырып, никадәр авырлыклар аша үтүләрен аңлату.

 

Митингта оешма җитәкчеләре, ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев, Башкортстан аграр технология колледжы укучылары катнашты.
Идгар Еникеев үз чыгышында Ленинград блокадасындагы иң четерекле, авыр, трагик вакыйгалар турында сөйләде.

 Катнашучылар үткәннәргә, хатирәләргә бирелде, ул котычкыч көннәр турында уйланды.
Аннары яуда башын салган райондашларга куелган һәйкәл алдына чәчәкләр салып, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле ул "Блокада икмәге"н таратып бирү булды. Еракта калган кара көннәр билгесе итеп, 125 грамм авырлыкта иде ул телемнәр... Котычкыч блокадага дучар булган ленинградлыларга нәкъ шул кадәре генә икмәк тәгаенләнгән була.
Без ленинградлыларны истә тотканда - алар безнең йөрәкләрдә яшәр. Аларны онытмасак – үзләренә карата хөрмәт күрсәтү кебек изге эш булыр.Тарихи хәтерне бергә саклыйк!"- диде Яшьләр эшләре буенча, физик культура һәм спорт комитетының әйдәүче белгече Айсылу Марат кызы Халитова. В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында узган акция яшьләр күңелендә тирән эз калдырды. Мондый чаралар тынычлыкның кадерен белергә чакыра, шул яклап алар мәгънәсе зур!

Фото: Чакмагыш район хакимияте, multiurok.ru

Хәтер мәңгелек
Хәтер мәңгелек
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: