Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 гыйнвар 2022, 06:10

Юлларны төзекләндерү кыш айларында да тукталмый

Уфада Рабкоров урамының бер өлешен реконструкцияләү дәвам итә.

Юлларны төзекләндерү кыш айларында да тукталмый
Юлларны төзекләндерү кыш айларында да тукталмый

Хәзерге вакытта Башкортстан башкаласында " Хәвефсез һәм югары сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектына кертелгән капиталь төзекләндерү эшләрен тормышка ашыру дәвам итә.

Аларның берсе - Рабкоров урамыннан академик Ураксин һәм Степан Кувыкин урамына кадәрге бүлектә реконструкцияләү. Проект 2021 елның җәендә башланган һәм 2022 елның 4 кварталында тәмамланырга тиеш.

Реконструкция кысаларында 752 м озынлыктагы дүрт полосалы трассаны төзү, «Башинформсвязь» челтәрен үзгәртеп кору, газ, электр, су, җылылык челтәрләре белән тәэмин итү, шулай ук әлегә кадәр янгыр һәм кар сулары агып китү канализацияләре булмаган участокларда аларны булдыру. Моннан тыш, тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышлары җиһазландырылачак. Шулай ук ​ яктылык корылмаларын модернизацияләү һәм газоннар урнаштыру планлаштырыла. Шушы ук мәйданда озынлыгы 332 метр булган диварларны саклап калу планлаштырыла.

 Чыганак: gtrk.tv/novosti

Фото: gtrk.tv/novosti

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: