Башкортстан "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проектына кушылырга актив әзерләнә. Милли проектның беренче максаты туристларны җәлеп итәрлек мохит булдыру. 2022 елдан федераль бюджет шәһәрләрдә туристик үзәкләр төзү проектлары чыгымнарын өлешчә каплаячак. Мондый проектлар истәлекле урыннарны архитектура һәм мәдәни киңлеккә берләштерү өчен эшләнгән.
Субсидиягә гариза бирүчеләр шәһәр үзәгенең "туристик коды" проектын әзерлиләр - аттракционнар һәм туризм инфраструктурасы булган бер мәйдан булдыру күздә тотыла, - ди республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Ринат Фаткуллин.
Һәр проектка уртача субсидия 250 миллион сум булыр дип планлаштырыла. Грантлар конкурсы ел саен узачак. Федераль чаралар ярдәмендә 2025 елга Русиянең 52 шәһәрендә кызыклы мәдәни һәм тарихи киңлек булдырылачак.
Чыганак: gtrk.tv/novosti
Фото: gtrk.tv/novosti