

Башкаланың 21нче санлы дәваханәсенә санлы ПЦР үткәрү өчен корылма кайтарылган.
“Сәламәтлек” милли проекты кысаларында Башкортстанда медицина учреждениеләрен заманча корылмалар белән тәэмин итү бара. Менә 21 санлы дәваханә дә “Applied Biosystems QuantStudio 5” дип аталган санлы ПЦР корылмасын кабул иткән.
-Әлеге заманча корылманы кулланып без, сыйфатны түбәнәйтмичә, эшкәртелгән биоматериал санын арттырачакбыз. Бу бүгенге көн өчен бик актуаль эш, чөнки ПЦР-тестларны тиз һәм сыйфатлы үткәрү бик кирәк,- ди бу уңайдан дәваханә хезмәткәре Гүзәл Утарбаева.