Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 гыйнвар 2022, 12:38

Катнашыгыз һәм җиңегез!

“Театраль Идел буе” балалар һәм яшьләр коллективлары төбәк фестивале афишасына конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә.

Катнашыгыз һәм җиңегез!
Катнашыгыз һәм җиңегез!

   “Театраль Идел буе” балалар һәм яшьләр коллективлары төбәк фестивале афишасына конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә.

   Гаризалар кабул итү 2022 елның 15 февраленә кадәр озайтылган. “Театраль Идел буе” фестивале Русия Президенты В. Путинның “Мәдәният” милли проекты кысаларында уза һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тәкъдиме белән үткәрелә.

   Конкурсның максаты – “Театраль идел буе” фестиваленә яшьләрнең игътибарын үстерү, шулай ук театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

   Конкурс яшь һәм сәләтле дизайнерларны, рәссамнарны табуга, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлтелгән.

   Конкурста катнашу өчен гариза һәм конкурс материалларын 2022 елның 15 февраленә кадәр “Афишалар конкурсы” билгесе белән түбәндәге электрон адреска:http://театральноеприволжье.рф/news/tpost/guuk5vede1-konkurs-na-luchshuyu-razrabotku-afishipl җибәрегез.

Фото: https://gazetaznamya.ru/

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: