Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 гыйнвар 2022, 10:25

“Их, күгәрченкәйләрем!”

   Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт драма театры Флорид Бүләковның шул исемдәге пьесасы өстендә эшли. Сәхнәдә премьера 7-8 февральдә күрсәтеләчәк.

“Их, күгәрченкәйләрем!”
“Их, күгәрченкәйләрем!”

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт драма театры Флорид Бүләковның шул исемдәге пьесасы өстендә эшли. Сәхнәдә премьера 7-8 февральдә күрсәтеләчәк.

   Билгеле драматург, Башкортстанның халык язучысы Флорид Бүләковның әлеге лирик комедиясе Русиянең бик күп сәхнәләрендә күп тапкырлар куелырга өлгергән әсәр.

   “Күңел кылларын тибрәтүче, җылылык уятучы бу пьеса гади булмаган язмышлы дүрт ахирәт турында. Алар яшәргә һәм яратылырга, яратырга тели. Әгәр дә кинәт яхшы кияү егете килеп чыкса, ул кемгә тәтер? Әсәрдәге темалар бүгенге тамашачыга да бик якын”,- дип хәбәр итәләр театрның матбугат хезмәтеннән.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда театрларның уңышлы эшләве, аларның тамашачылар күңелен җәлеп итә алуы өчен барлык уңай шартлар тудырылган. Сибай драма театры да әнә шулай  итеп иҗат дулкынында яна, анда премьералар еш куела.

Фото: Башинформ. 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: