Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 гыйнвар 2022, 10:30

13 миллиард сум акча бүленгән

3 ел эчендә Уфада милли проектларны тормышка ашыру максатына 13 миллиард сум акча җибәрелгән.

13 миллиард сум акча бүленгән
13 миллиард сум акча бүленгән

3 ел эчендә Уфада милли проектларны тормышка ашыру максатына 13 миллиард сум акча җибәрелгән.

   РФ Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән 12 милли проект кысаларында Башкортстанда 45 төбәк проекты тормышка ашырыла. 2021 елда Уфа 23 проектны тормышка ашыруда катнашкан.

   Алар ярдәмендә кешеләрнең торак шартлары һәм юлларның хәвефсезлек дәрәҗәсе, гаиләләрнең матди тормышы, белем бирүнең сыйфаты һәм мөмкинлекләре яхшыра, сәламәт яшәү алып бару һәм гомер озынлыгын арттыру пропагандалана.

   2021 елда милли проектларны тормышка ашыруга барлыгы 5 миллиард  857 миллион сум акча юнәлтелгән. 3 ел эчендә барлыгы  – 13 миллиард 371,3 миллион сум. Шул исәптән, шәһәр казнасыннан – 486,9 миллион сум акчалар бүленгән.

   Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: