Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 гыйнвар 2022, 09:49

Балагыз өйдә нинди ризык ашый?

“Оясында ни күрсә...” дип юкка гына әйтмиләрдер.

https://vk.com
https://vk.com

Кешенең сәламәтлеге аның ничек туклануына бәйле. Бу уңайдан республиканың Роспотребнадзор хезмәткәрләре мәктәпләрдә, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда балаларны тукландыруга аерым игътибар бирә.

“Мәктәпләрдә иртәнге һәм төшке ашларның составын анализлау күрсәтүенчә, калориялелеге буенча рационнар балаларның аксым, май һәм углеводларга уртача ихтыяҗларына туры килә. Статистика шуны раслый: малайларның тән массасы индексы нормадан артуы кызларныкына караганда ешрак күзәтелә. Ата-аналар арасында да шундый ук нисбәт күрәбез – әтиләрдә дә әниләр белән чагыштырганда тән авырлыгы индексы нормадан артык, – ди “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак. – Шуңа халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк”.

“Бу бик мөһим, – диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров. – Мәктәптә балаларга ничек кенә дөрес туклану өйрәтсәк тә, бала өйдә башка азыкка өйрәнгән икән, димәк, ул парда пешкән кәтлитне ашамаячак. Безнең бурыч – өлкәннәргә һәм балаларга сәламәт туклану файдасы турында аңлату”.

 Әйткәндәй, Башкортстан халыкны сәламәт туклануны оештыру буенча гомумрусия пилот проектында актив катнаша. Ул “Демогрфия” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Авыл хуҗалыгында яңа технологияләр кертү, ит продуктлары, сөт һәм кондитер эшләнмәләре, ярымфабрикатлар, җиләк-җимеш, яшелчә һәм бакалея җитештерүдә һәм саклауда санитар-гигиена нормалары үтәлергә тиеш. Кагыйдәләрне үтәмәү күп кенә авырулар үсешенә китерергә мөмкин, дип бәян итте Анна Казак.

Шуңа Роспотребнадзор белгечләре тикшерүләр белән чыга. Республикада өч ел эчендә федераль бюджет акчасына 58 меңнән артык тикшерү үткәрелгән. Барыннан да ешрак сөт һәм балык продукциясе, ит, казылык һәм кондитер эшләнмәләре җитештергәндә нормаларны бозулар ачыклана. Бу мәгълүматларны ведомство сайтына урнаштыралар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: