Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 гыйнвар 2022, 11:02

Кушнаренкода эко-отель эшли башлаган

Саф һавада мин дә ял итәр идем!

Бу уникаль проект экотуризм юнәлешенә карый һәм үз эченә кыргый табигать шартларындагы уңайлы ял элементларын (отельдәге кебек ике урынлы кровать, җиһазлар, аш-су кирәк-яракларын, душ һәм бәдрәф) алып тора.

 “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында төзелгән “Forest Glamp” эко-отеле ачылышы күчмә “эшкуарлык сәгате”ндә үтте. Чарада Кушнаренко районы хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәдуллин, аның икътисд, инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары Марат Латыйпов һәм Кушнаренко районы Советы сәркатибе Айвар Таңгатаров катнаштылар.

Эко-отель Иске Кормаш авыл советы чикләрендә нарат урманы эчендә урнашкан. Марат Әхмәдуллин сөйләвенчә, әлеге проект максаты – табигать кочагында ял итүчеләр өчен торак йортлар арендага бирү.  Проектка салынган инвестицияләр күләме 50 миллионга якын тәшкил иткән. Бу объектта эшкуар 10 эш урыны булдырган.

Эко-отель кунаклары биредә рәхәтләнеп  ял итә, кошлар сайравын тыңлап таң аттыра һәм тәрәзәдән гүзәл манзараны тамаша кыла ала. Мондый эко-отельләр нәкъ табигать кочагында  яшәргә яратучыларны күзаллап төзелгән.

Чыганак: mgazeta.com

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: