+17 °С
Болытлы
Туристлар өчен уңайлы мохит булдыру милли проектның бер өлешеннән санала. 2022 елдан алып шәһәрләрнең туристик үзәкләрен булдыру буенча проектларга чыгымнар өлешләтә федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк. Мондый проектлар истәлекле урыннарны бердәм архитектур-мәдәни киңлеккә берләштерүне карый.
Конкурста Башкортстан шәһәрләре катнашачак. Һәр проект өчен 250 миллон сум күләмендә субсидия бүленәчәк дип күзаллана.
2025 елга кадәр федераль ярдәм чыганаклары булышлыгында Русиянең 52 шәһәрендә бердәм мәдәни-тарихи киңлек төзеләчәк.