

«Уральский лес» компаниясендә хезмәт нәтиҗәлелеген арттыру буенча пилот проектын тормышка ашыралар. Әлеге предприятие – республиканың иң эре урман сәнәгате комплексы. БР икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Айрат Фәхретдинов сүзләре буенча, биредә еш кына зур форматлы фанералар җитештерү буенча планның үтәлмәве күзәтелгән. Әзер продукциянең транспортировкасы да озак вакыт алган.
“Хезмәт нәтиҗәлелеген арттыру” мили проекты кысаларында предприятиедә 6 ай дәвамында сакчыл җитештерү инструментларын индерү эше барган.
Нәтиҗәдә продукцияне җитештерү вакыты 16 процентка кыскарган.