

Тәтешле район үзәгенең «Юго-Западный» микрорайонында яшәүчеләр былтыргы коры җәйдә сусыз интеккән. Күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча район хакимиятенә бу микрорайонга су китерүне оештырырга һәм аерым урамнарга су бирүнең графигын төзергә туры килгән.
Озакламый Югары Тәтешле авылындагы бу җитди проблема хәл ителәчәк. “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру кысаларында биредә яңа суалгычны проектлау һәм төзү эшләре башланган. 6 километрлык су челтәрен проектлау якынча 8 миллион сумга төшәчәк. Яңа суалгыч халыкны су белән тәэмин итүне җайга салырга ярдәм итәчәк.
Тәтешле районы хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, әлеге проблеманы хәл итү өчен 2021 елның ноябрендә суалгычның проектын төзү буенча контракт төзелгән. Ул бу елны 20 декабренә эшләнеп бетәргә тиеш. Проект район үзәгендә яшәүчеләрне 100 процент су белән тәэмин итәргә тиеш.
Әмма әлеге проектны гамәлгә ашырганчы быелның җәе бар бит әле. Халык янә сусыз интекмәсен өчен “Южный” микрорайонында яңа артезиан скважинасын казый башлыйлар. Димәк, халык сусыз калмас.