Милли проектлар
21 гыйнвар 2022, 04:23

Милли проектларга игътибар арта

Русия президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча совет утырышы нәтиҗәләре буенча ниләр кушты?

Милли проектларга игътибар артаМилли проектларга игътибар арта
Милли проектларга игътибар арта

Русия президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча совет утырышы нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәтенә табиблар тарафыннан медицина оешмасы эшчәнлегенә мәгълүмати системалар индерү вакытын кыскартырга кушты. Шулай ук 2021елда “Демография” милли проекты буенча планлаштырылган кайбер күрсәткечләргә ирешә алмауның сәбәпләрен ачыкларга, ил буенча шәһәр чигендә санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү буенча эш барышы тикшерергә, Русиядә туристик инфраструктураны үсештерүне ашыктырырга  кушты.

Башкортстанда 2022 елда милли проектларны гамәлгә ашыруга 34, 8 млрд сум акча бүленгән, шуларның 27, 4 млрд сумы – федераль акчалар. Бу 2019 елдан алып милли проектларны гамәлгә ашыруга бүленгән иң зур сумма.

“Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча республикада иң әһәмиятлесе “Сәламәтлек саклау буенча беренчел звеноны модернизацияләү” төбәк проекты. Аңа 2,6 млрд сумнан артык федераль акча бүленгән һәм аның кысаларында 4 поликлиника һәм Мәчетле районында үзәк район дәваханәсе төзү, 44 модульле ФАП, медучреждениеләргә 85 автомобиль, 1536 берәмлек техника һәм медицина корылмалары алу планлаштырылган.  

Медицина учреждениеләренең мәгълүмати системалар үсеше буенча да чаралар каралган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас