Милли проектлар
21 гыйнвар 2022, 05:18

Футбол кирәк!

Дүртөйле шәһәрендә балалар өчен футбол секциясе ачарга җыеналар.

Футбол кирәк!Футбол кирәк!
Футбол кирәк!

Дүртөйле шәһәрендә балалар өчен футбол секциясе ачарга җыеналар.

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына булышлык итү” милли проекты кысаларында Дүртөйле районында видеокнференция режимында эшкуарлык сәгате үткәрелгән.

Анда катнашучылар шәһәрдә балалар өчен футбол секцисе булдыру турындагы планнары белән уртаклашкан. Ул “Демография” милли проектының “Спорт - тормыш нормасы” төбәк проектының максат һәм бурычларына җавап бирә.

Тренировкалар оештыру өчен проект инициаторына уңайлы бина кирәк.

“Мин балалар өчен футбол секциясе ачарга телим. Спортның бу төре бөтен организмга уңай тәэсир итә: психологик һәм физик чыдамлылык арта, кан әйләнеше яхшыра, иммунитет ныгый. Пандемия чорында бу аеруча әһәмиятле. Әлеге вакытта минем 2011-2015 елгылар арасыннан 40 кешелек команда тупланган. Тик миңа спорт залы табуда ярдәм кирәк”,– дигән эшкуарлык сәгате катнашучысы.

Әлеге проектны район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов хуплаган һәм аны тормышка ашыруда булышлык күрсәтергә кушкан.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас