

Бездән ике коллектив катнаша.
Башкортстанның ике иҗат коллективы Ижауда онлайн-режимда узачак бәйгегә узган. Финалда идел буе федераль округына караган тетарлар әзерләгән 28 спектакль катнаша. Безнең БДПУның “Очкын” студентлар театры һәм Салават шәһәренең “Арлекин” үрнәкле балалар театр-студиясе 26 коллектив арасында төбәк ярышларында җиңеп чыкканнар.
Фестивальгә трагедия, комедия, фарс, драма, сторителлинг, фэнтези, әдәби пластика, баллада кебек жанрлар тәкъдим ителгән.
27 мартта Халыкара театр көнендә Ижауда округ Фестиваленең җиңүчеләре билгеле булачак. Бу бәйге “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында уза