

Бәләбәйдә яңалыклар көтелә.
Башкортстанда Каты Коммуналь Калдыклар белән эш итүче (ККК) “Экология Т” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте март аенда Бәләбәй шәһәрендә пластик һәм алюминий савытларны кабул итү өчен фандоматлар урнаштырырга ниятли.
Калдыкларны аерым җыюны кертү һәм фандоматлар урнаштыру халыкка икенче кат эшкәртүгә җибәрерлек калдыкларны җыярга һәм табыш алырга стимул бирү булып тора.
Бүләкләү системасы Х5 Group компаниясенең"Пятерочка" сәүдә нокталары аша алып барылачак. Бүгенге көнгә Бәләбәй шәһәрендә бу эшне башлап җибәрү һәм 5 фандомат урнаштыру буенча "Экология Т" операторы һәм «Пятерочка» сәүдә челтәре арасында килешү имзаланган.
Бер пластик шешә яки алюминий банка тапшырган өчен сатып алучы «Пятерочка» картасына 10 балл ала. Арытаба бу баллар белән товарга ташлама ясалачак яки товар сатып алып булачак.
Башкортстанның экология һәм табигатьне файдалану министры Урал Искәндәров белдерүенчә, мондый фандоматларны кулланылышка кертү халыкны экологик культурага җәлеп итү һәм калдыкларны аерым җыюга омтылыш тәрбияләү чарасы булып тора.
- Калдыкларны аерым җыю кешеләрнең чыгымнарын каплатуга китерәчәк, – дип аңлатты министр. – Бу экологиягә зур ярдәм булып, халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтүне яхшыртуны һәм В.Путинның май указлары нигезендә эшләүче «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итәр.