Милли проектлар
19 гыйнвар 2022, 10:14

Башкортстанның беренче грантлары

Кемнәр откан? Тагын булачак бит!

Башкортстанның беренче грантларыБашкортстанның беренче грантлары
Башкортстанның беренче грантлары

Кемнәр откан? Тагын булачак бит!

 

РФ президенты Хакимияте Җитәкчесе Сергей Кириенко уздырган Координацион комитет утырышында 2022 елның беренче бәйгеләрендә грант отучылар билгеләнде. Бу юлы президент грантына илебезнең барча 85 төбәгеннән 10 меңнән артык проект тәкъдим ителгән. Конкурста 1 942 оешма җиңеп чыкты. Гомум ярдәм суммасы 4 млрд 35 млн  сум тәшкил итә.

Башкортстан Республикасы буенча 75 743 874,87 сумлык 73 проект хупланган, 7 320 500,14 сумлык 8 грант откан. Грантлар саны буенча Башкортстан – беренче, ә тәгаенләнгән акча күләме буенча икенче урында.

1 февральдән хупланган бу проектларны гамәлгә ашыру башлана.

- Без өченче ел инде республиканың Милли мәдәни оешмаларына

(ММО) 140 меңәр сум акча юнәлтәбез. Былтыр грант күләмен 30 млн.га арттырдык. 2020 елда гражданнар җәмгыятенә ярдәм Фонды ­– 126, ә 2021 елда тагын 134  мөһим проектка ярдәм күрсәтте.

Безнең эшне федераль кимәлдә лаеклы бәяләделәр. Сергей Кириенко җитәкчелегендәге комиссия Башкортстанның милли мәдәни оешмаларына 100 мең сумнан артык акча бүлде. Аны безнең Фонд бүлгәләп бирәчәк. Узган елда без төбәкләр арасында иң зур күләмдә - 75 мең сумга якын грант алдык. Финанслану өлкәсендә ил буенча икенче урында идек. Моны мин үзебезнең активистлар өчен горурлык белән белдерәм.

Март аенда безнең Фонд республика конкурсына гаризалар кабул итә башлый. ММОларның республика дәрәҗәсендә грант ярдәмен  алу мөмкинлеге булачак, – дип язган Инстаграмдагы битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Иң уңышлыларның берсе ул – “Мин нәрсә турында сөйләмим” проекты.

Бу проект психологик, социаль һәм театраль технологияләр интеграциясенә һәм үсмерләр өчен булдырылган «Драмквадрат» мәгариф лабораториясе эшчәнлегенә багышланган. Беренче елны проект 4 мәктәп нигезендә эшләр. Анда катнашу өчен мәктәптә кыерсытылуларга дучар ителгән яки ирексездән шундый хәлләргә шаһит булган 7-8 сыйныф укучылары чакырылып, үсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен антикризис ярдәм, консультация, шәхси сабаклар һәм драма остаханәсе эшенә җәлеп итү кебек чаралар оештырылачак. Сабаклар үсмерләр психотерапевты, шеф-драматург, социаль педагог- психолог, театраль педагог, режиссер кураторлыгында уза.

Әйткәндәй, конкурста җиңеп чыга алмаган коммерцияле булмаган оешмаларның региональ кимәлдә ярдәм алу мөмкинлеге бар. Утырышта моның өчен 2 млрд сум юнәлтү турында карар кылынды. Гаризаларны https://grant.bashkortostan.ru. порталы аша биреп була.

1 февральдән 2022  елның икенче конкурсына гаризалар кабул ителә башлый. Координацион комитет утырышында аның положениесе кабул ителде. Ятып калганчы, атып калыргадыр, бәлки, ә?  “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында бик яхшы мөмкинлек бу.

   Фото:  Башкортстан Республикасының рәсми порталы, rus.bashgazet.ru

 

 

 

Башкортстанның беренче грантлары
Башкортстанның беренче грантлары
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас