Милли проектлар
18 гыйнвар 2022, 05:39

Яңа ел дискотекасы

Барсы да яхшы кәеф белән таралышты.

Яңа ел дискотекасыЯңа ел дискотекасы
Яңа ел дискотекасы

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында Чакмагыш авылында 2022 елның гыйнварында гаилә белән ял итү паркында яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт бүлегендә эшләүче һәм яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр өчен дискотека оештырды.

Дискотека яшьләр дөньясында һәм мәдәният өлкәсендә мөһим урынны алып тора.

 Программада күңел ачучы музыка, биюләр, уеннар, “Без бергә” хәрәкәте волонтерларыннан (җитәкчеләре Якупова Эльвира һәм Сәетова Юлия) флешмоблар бар иде. Алып баручылар Алина Исламова белән Илсур Саматов бер минутка да күңелсезләнеп утырырга бирмәде. Тамашачылар иң яхшы Кыш бабайны да билгеләде – бу исемгә Геннадий Фоминевич лаек булды. Ул үзенең күчтәнәчләре белән барсының да күңелен күтәрде.

Чара барышында волонтерларга - Фәсхетдинова Эльвина, Саляхов Ильгиз, Сеетова Юлия, Исламова Алина, Мансуров Денис, Гатауллин Урал, Сәхибгәрәева Гөлнара, Шаймарданова Ляля, Тимофеева Гөлназ, Саматов Ильсурга Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының рәхмәт хатлары  тапшырылды.

Бәйрәмнән барсы да яхшы кәеф белән таралышты.

Чыганак: Администрация муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас