Милли проектлар
16 гыйнвар 2022, 21:36

Уңган булсаң, авылда да матур яшәп була

Надежда һәм Андрей Дунаевлар Мәскәүдән Башкортстанга күченеп кайтканнар.

Уңган булсаң, авылда да матур яшәп булаУңган булсаң, авылда да матур яшәп була
Уңган булсаң, авылда да матур яшәп була

Бу тырыш гаилә дүрт ел элек мебель ясый башлаган. Андрейның картәтисе дә агач эшкәртү белән шөгыльләнгән, күрәсең, бу сәләт буыннан-буынга күчеп килә. Андрей тумышы белән Мәскәү өлкәсеннән. Анда көллиятне тәмамлагач, агач эшкәртү производствосы технологы белгечлегенә укыган. Ул җиһазларны эскиздан әзер эшләнмәләргә кадәр ясарга өйрәннән.

Мәскәү өлкәсендә алар күп фатирлы йортның унынчы катында яшәгән. Ә хыяллары зур, матур йортта яшәү була, тик Мәскәү тирәсендә бу хыялга буй җитмәслек - хезмәт хакына гына сатып алып булмый. Шул чакта аларга яхшы идея килә: Башкортстанның Дәүләкән районында участок сатып алып, өй төзү.

 Гаилә йорт төзеп керә, остаханә дә сала. Ә станоклар һәм корылмалар сатып алырга туганнары да ярдәм итә. Җитештерү үсә башлагач, өстәмә җиһазларга ихтыяҗ туа. Яшьләр аны ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Демография» милли проектының «БР хезмәт базарын көйләү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» төбек программасы кысаларында Башкортстанда бер тапкыр бирелә торган түләүләр ярдәмендә сатып алуга ирешкәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас