

11- 13 гыйнварга кадәр мобиль бригада Краснокама районының Нефтекама шәһәре янындагы Әмзә авылы, Краснокама районының Яңа Уразай авылы, Калтасы районының Качкынтурай авылына барды. Районнар поликлиникаларына 10 кеше китерелгән.
"Һәр сәяхәттән соң өлкән буынга карата кайгыртучанлык, хөрмәт турында рәхмәт сүзләрен ишетү күңелгә рәхәт һәм бу безнең өчен хезмәтебезнең иң яхшы билгесе булып тора", - диләр табиблар.
Исегезгә төшерәбез, ил президенты Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Мобиль бригада» хезмәте «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында эшли.