14 гыйнварда Бөре районы Бахтыбай урта мәктәбенең «Үсеш ноктасы» үзәге педагоглары Иске Бурны урта мәктәбендә эшләүче коллегалары белән очраштылар.
Кабинетлар буйлап экскурсия барышында кунаклар өчен зур булмаган мастер-класслар күрсәтелде һәм уку- укыту өлкәсендә яңа программалар материаллары белән дә уртаклаштылар.
Әйткәндәй, мондый чаралар республика мәктәпләрендә еш оештырыла. Ул 2019 елда ил Президенты Владимир Путин билгеләгән "Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үтә.