

Казак авылы клубының өлкән оештыручы Ләлә Богатенкова «Земский работник культуры» дип аталган төбәк программасында катнашты. Әлеге программа РФ Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру кысаларында эшләнгән. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мәдәният хезмәткәре торак алу өчен 500 мең сум акча алды.
Мәдәният өлкәсенә Ләлә очраклы гына килмәгән, ул мәктәп елларында да сәхнәне яраткан: җыр- моңга, биюгә, шигырьләр сөйләргә дә оста булган, спектакльләрдә төп рольләрдә уйнаган, мәдәни чараларны оста алып баручы да. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашканы өчен, Казак мәктәбен тәмамлаган Ләлә Александровнага 2010 елда «Иглин районының афәрин кешесе» исеме бирелгән, район Хакимияте башлыгы кулыннан медаль һәм акчалата премия алган. Бу исем район мәктәпләрен тәмамлаучыларны белем үзләштерүдә ирешкән уңышлары, актив иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлеге, районның спорт, мәдәни тормышы үсешенә керткән өлеше өчен югары бәяләү һәм хөрмәт күрсәтү булып тора.