Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 гыйнвар , 15:32

Туган телгә сөю китергән уңышлар!

Олимпиада тәмамланды! Кемнәр җиңде?

Туган телгә сөю китергән уңышлар!

Олимпиада тәмамланды! Кемнәр җиңде?

 

Уфада дүрт: татар, мари, чуваш, удмурт телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы тәмамланды. Бүген ике көн дәвам иткән бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия-интернаты базасында 9-11 сыйныф укучылары туган телне никадәр яхшы белүләренә сынау тотты.

Бәйге быел да Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Башкорт дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ белән берлектә уздырылды.

Олимпиада туган тел һәм әдәбият буенча укучыларның белем нигезләрен, аларның туган телгә сөюен, ата-бабалар мирасына тугрылык, үсеп килүче буында ана теленә сөю тәрбияләү максатында үткәрелә.

Быел белем бәйгесендә 153 бала катнашты. Аларның 94е – туган татар теле һәм әдәбияты, 25- чуваш теле, 23 – мари теле, 11 бала удмурт теле буенча белемен сынады.

Башкортстан Мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева олимпиадада катнашучыларны тәбрикләп чыгыш ясады. Ул Башкортстан мәгариф министры А.Хаҗин һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Әлфия Закир кызы үз чыгышында укучыларга, аларга туган телне өйрәнергә мөмкинлек биргән әти-әниләренә, укытучыларга рәхмәт әйтте.

- 2013 елдан башлап, мәктәптә туган телне сайлау һәм өйрәнүне әти-

әниләр хәл итә. Аларның уйланган карары туган тел язмышында мөһим роль уйный! Балаларда туган телләренә сөю тәрбияләүдә зур омтылышлар биреп, шул максатларга ирешергә ярдәм күрсәтүче укытучыларга рәхмәт.

2022-2032 еллар төп халыкларның Халыкара унъеллыгы дип игълан ителде. Бу әһәмиятле чараны туган тел һәм әдәбият буенча олимпиада белән башлап җибәрү икеләтә куанычлы. Бүген республика мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшләре 6 (урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт) телдә алып барыла, предмет буларак, 11 туган тел өйрәнелә. Бүген ана теле буенча олимпиадада катнашучылар – ул туган телен сөюче укучылар. Сезнең хезмәтегез туган телегезне никадәр яратуыгызны күрсәтә. Сезне Төбәкара һәм Халыкара олимпиадаларда катнашу, тагын да зуррак, дәрәҗәлерәк сынаулар көтә, – диде Әлфия Закир кызы җиңүчеләргә уңышлар теләп.

Бәяләмә рәисе, Башкорт дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов барлык балаларны котлап, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Ике көн дәвам иткән ярышларда сез белемегезне камилләштереп,

республика мәдәнияте турында күп мәгълүмат алып кына калмадыгыз, сез яңа дуслар таптыгыз. Бу олимпиада – тагын да югарырак күтәрелү өчен баскыч ул. Сез район һәм шәһәрегез, мәктәбегезнең абруен күтәрдегез. Сезне чын күңелдән тәбриклим һәм киләчәктә уңышлар телим.

Быел бәйгедә егетләрнең күп булуы күңелгә өмет өстәде. Ә җиңүче кызларга алда торган Төбәкара һәм Халыкара олимпиадаларда уңышлар һәм җиңүләр телибез. Җәмгысе, дүрт дистәгә якын егет һәм кыз призер булды, ә алты бала: Азалия Шәвәлиев (11 сыйныф, Бакалы, Камышлытамак); Чулпан Фәттахова (10 сыйныф, Туймазы 1нче интернат-мәктәбе); Диана Еникеева (9 сыйныф, Бүздәк, Әмир);  Ләйсән Фазлетдинова (11 сыйныф, Уфа, 84 санлы гимназия); Дилә Хәлиуллина (10 сыйныф, Балтач,Уразай); Миләүшә Газизуллина (9 сыйныф, Шаран, Базгыя мәктәбе) призлы урынга лаек булды.

2022 елның 13-14 гыйнвар көннәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Уфада узган олимпиада турында тулырак “Чаткылар” кушымтасында укырсыз, дуслар!

 

 

Туган телгә сөю китергән уңышлар!
Автор:Тухватуллина Алсу