Милли проектлар
12 гыйнвар 2022, 21:31

Туймазы хирурглары сөенеченә

Дәваханәләрне яңа медицина аппаратлары белән тәэмин итү - куанычлы хәл.

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Туймазы үзәк район дәваханәсенә эндоскопик хирургия өчен электр механикалы җиһаз комплекты – AUTOCON электрокоагуляторы –  кайтарылган. Югары технологияле бу корылма белән эшләве хирургларга үтә дә уңайлы.  Диагонале 9 дюйм булган төсле сенсорлы экран операция ясаганда кулланылган барлык манипуляцияләрне яхшылап күзәтергә мөмкинлек бирә.  Педальле блок ярдәмендә операция вакытында стериль зонадан турыдан-туры настройкаларны үзгәртеп була. 

"Сәламәтлек саклау" милли проекты ил башлыгы Владимир Путин тарафыннан 2018 елдагы май указларына  ярашлы булдырылган иде. 

Чыганак: bash.news.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас