Милли проектлар
12 гыйнвар 2022, 21:14

НДС-тан азат ителәләр

Кемнәр алар?

pariswithme.compariswithme.com
Фото:pariswithme.com

1 гыйнвардан  салымның бу төреннән  (НДС) рестораннар, кафе, барлар,  тиз хезмәтләндерү предприятиеләре, кафетерийлар, ашханәләр, кабымханәләр һәм кулинария бүлекләре азат ителә. Кыскасы, кешеләрне тукландыручы һәм читтә хезмәтләндерүче гомум туклану объектлары.

Бу чара предприятиеләр өлешенә төшкән нагрузканы шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм коронавирус таралу хәвефе аркасында кертелгән санитар-эпидемиологик чикләүләр сәбәпле туган катлаулы чорны җиңәргә булышачак.

Пилот проекты рәвешендә әлеге чара бер салым режимыннан икенчесенә булган күчешнең уңайлы механизмын эшләп чыгарырга тиеш. Бу хакта Владимир Путин былтыр Петербургта узган халыкара икътисади форум утырышында белдерде. Бу ташлама “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү” милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.

Чыганак: bash.news.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас