

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Нуриман районының Истерек авылында 2022 елда яңа модульле ФАП калкачак. Ул барлык тиешле корылмалар һәм кичектергесез ярдәм күрсәткәндә таләп ителгән медикаментлар белән җиһазландырылачак. Анда медицина ярдәме алыр һәм персонал рәхәтләнеп эшләр өчен барлык уңайлы шартларны тудырачаклар.
11 гыйнварда Сәламәтлек саклау министрлыгының төзелеш бүлеге начальнигы Рита Соколинская яңа модульле ФАПны урнаштыру эшләрен тикшерде.
–Тиздән яңа ФАПлы булуыбызга бик тә шатбыз. Безнең өчан ул бик кирәкле объект, – диде Байгилде авыл биләмәсе башлыгы Р.Ш. Хәлилова. – Түземсезлек белән аның ачылуын көтәбез.