

“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проектына ярашлы Башкортстан Республикасында 2021 елда 30 светофор, 20 мең юл билгесе, 30 мең сигнал баганасы, 28,9 мең метр каршылык коймалары, 4,8 мең метр җәяүлеләр өчен каршылык коймалары урнаштырылган.
Күрелгән чаралар урам-юл хәлләрен яхшыртып кына калмый, юл-транспорт һәлакәтләрен дә азайта.
Әйтик, Салават шәһәрендәге төп урамнарның берсендә 7 светофорны алмаштырганнар. Төзүчеләр белән Чапаев, Губкина белән Калинин урамнары чатларына ике яңа светофор куелган.
“Милли проект берничә мөһим мәсьәләне хәл итә: автомобиль юлларын норматив хәлгә китерә, транспорт күп уза торган урыннарда йөкне азайта, шулай ук юл-транспорт һәлакәте күп булган урыннар кыскара, шуның нәтиҗәсе булып күпме кешенең гомере һәм сәламәтлеге сакланып кала”, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Чыганак: srk.nationalpriority.ru