

Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында яңа буын модельле китапханә ачылды. Яңартылган китап фонды, интерактив мәйдан, заманча компьютер техникасы – бирегә килгән һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба.
Балалар монда килеп, китап кына укымый, ә өстәл уеннарында көч сынаша ала. Мәктәп конференцияләренә доклад, реферат язу, БДИга әзерләнү өчен дә мөмкинлекләр арткан – интернетка тоташтырылган дүрт компьютер утыра.
Китапханәдә хәтта дизайн нечкәлекләренә өйрәнә башларга була. Мәсәлән, теләге булганнар үз кружкасын яки картинкалы сумкасын ясый ала.
Виртуаль аттракцион исә яшен дә, картын да битараф калдырмас. Чөнки анда уеннар уйнап кына түгел, дөнья буйлап сәяхәт кылып та була.
Кыскасы, яңа китапханә яңа мөмкинлекләр ача.