

Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә ике Steriplaz плазма стерилизаторы кайтарылган. Аларны хирургия һәм акушер-гинекология корпусларында урнаштырганнар.
Steriplaz системасы плазма ярдәмендә түбән температурада медицина коралларының киң спектрын зарарсызландыру өчен тәгаенләнгән. Сүз видеокамералар, эндоскоплар, ортопедия, гинекология, нейрохирургия өчен электр кораллары һәм башка бихисап медицина кирәк-яраклары, инструментлары хакында бара.
Бу система иң югары заман таләпләренә җавап биргән яңа технологияләрдән исәпләнә. Медучреждениедә плазмалы стерилизатор барлыкка килүе медицинаның төрле өлкәләрендә киң спектрлы чирләрне дәвалауда заманча технологияләрне куллану җәһәтеннән киң мөмкинлекләр ача. Плазмалы стерилизацияләү ысулының өстенләкләре күп.
Владимир Путин указы белән тормышка ашырылган “Саулык саклау” милли проектына ярашлы, респубикада медицинаны үстерүгә, яңартуга зур игътибар бүленә. Әлеге милли проект кысаларында Башкортстанда медучреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту өлкәсендә зур эшләр башкарыла.