

Көнкүреш коворкингы турында ишеткәнегез бармы? Ә ул тормышта бар! Гадирәк итеп әйткәндә, көнкүреш йорты ул. Ягъни чәчтараш, тырнак-керфек үстерү сервисы; кием тегү һәм ремонтлау, аяк киеме ремонтлау, ачкычлар эшләтеп алу; химик тазарту хезмәтләре; оператив полиграфия һәм фотоателье хезмәтләре; ювелир остаханә, сәгать төзәтү, копмьютер, көнкүреш техникаларын, мобиль телефоннар төзәтү хезмәтләре күрсәтүчеләр бергә җыелган үзәк.
Яңа ел башланырга санаулы гына көннәр калып барганда шундый үзәк Илеш районы Югары Яркәй авылында да ачылган. Һәм нәкъ өстә саналып киткән арлык хезмәтләр дә күрсәтеләчәк анда. Ә әлегә тырнак сервисы, массаж, косметик хезмәтләр, тегү цехы көйләнгән.
Мондый көнкүреш коворкингы ачу “Күпфункцияле үзәк” тарафыннан Владимир Путинның указына ярашлы тормышка ашырылучы “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына булышлык итү” милли проекты кысаларында башкарылган.