

2021 елда Башкортстанда муниципаль субсидияләрне финанслашуга төбәк бюджетыннан 130 млн сум юнәлтелгән.
Үз эшен үстерүгә республикада кече һәм урта эшкуарлыкның 347 субъекты һәм 32 үзмәшгуль субсидия алган. Бу максатка 62 муниципаль берәмлеккә республика бюджетыннан 134,6 млн сум бүленгән.
–Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча милли проектларны тормышка ашыру бизнеска булышлык итүнең яңа нәтиҗәле ысулларын кулланырга ярдәм итә. 2021 елда эшкуарлар дәүләт ярдәменнән актив кулланды, – ди эшкуарлык буенча БР дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.