Милли проектлар
9 Января 2022, 06:10

Алар - җиңүче

Дүртөйле районы Гран-прига лаек булды.

муниципаль Дүртөйле районы хакимиятемуниципаль Дүртөйле районы хакимияте
Фото:муниципаль Дүртөйле районы хакимияте

Уфа шәһәрендә «TERRA ZIMA» фестивале узып, атлы-чаналы экипажлар парады булды. Анда Дүртөйле районы командасы 100 мең сум күләмендә Гран-прига ия булды. "Демография" милли проекты кысаларында атлар җиңүчеләр булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Орлов юртаклары "Аргамак" ат спорт-комплексының өлкән тренеры Ильяс Нәсыйбуллин җитәкчелегендә үзләренең грациялелеген һәм матурлыгын күрсәтте.

Команданың уңышы "Аргамак" ат-спорт комплексы директоры Илшат Мәхмүтов, үз эше белән мавыгучы, үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән кеше ярдәмендә мөмкин булды.

Дүртөйлелеләр инде беренче ел гына өйләренә җиңү белән кайтмый. Бу юлы да уңыш аларга елмайды. Нәтиҗәдә команда 100 мең сумлык сертификат алды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас