Милли проектлар
7 гыйнвар 2022, 20:59

Юллар төзекләндерелде

Бу максатта 8,8 млрд. сум бүленгән, шуның 1,7 млрд.сумнан артыгы ― федераль бюджет акчалары.

Юллар төзекләндерелдеЮллар төзекләндерелде
Юллар төзекләндерелде

Республикада 2021 елда ил президенты Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 387 чакрымнан артык юл төзекләндерелгән. Бу максатта 8,8 млрд. сум бүленгән, шуның 1,7 млрд.сумнан артыгы ― федераль бюджет акчалары.

Ике елга сузылган төзелештән соң Уфада Агыйдел елгасы аша салынган күпер файдалануга тапшырылды. Бу 2021 елның иң мөһим вакыйгасы дип әйтү дә дөрес булыр. Объектны уникаль дип атарга була ― күпер төзүчеләр аны 1956 һәм 1984 елларда төзелгән ике күпер арасында төзеделәр.

Стәрлетамакта 12 чакрымнан артык асфальт ремонтланган, Октябрь проспекты, Днепровский, Ходайбирдин, Тынычлык, Сәгыйтов, Черноморский, Суханов, Гоголь, Карл Маркс урамнары яңартылган.

Иглино – Кальтовка юлының 7,3 чакрым озынлыктагы участок төзекләндерелгән. Киләсе елда илкүләм проект чараларын тормышка ашыру кысаларында озынлыгы 255 чакрымнан артык булган 167 объектны ремонтлау планлаштырыла.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас