

Искесе 1970 елда бүрәнәдән төзелгән булган. Әлбәттә, ул бүгенге көн таләпләренә җавап бирә алмый.
Әле Кубиязда мең ярымга якын кеше яши. Кубиязлыларны авыл фельдшеры Зөһрә Кәнәфи кызы Минаева хезмәтләндерә.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты былтыр сентябрьдә "Сәламәтлек саклау" милли проекты буенча БРда беренчел саулык саклау звеносын модернизацияләү төбәк программасы кысаларында төзелә башлаган.
Мәгъдәнур Фаяз улы Гизамов җитәкчелегендәге "Строитель" төзелеш компаниясе 69 квадрат метрлы мәйданлы бинаны кыска вакыт эчендә төзеп бетергән.
ФАПта прививка ясау һәм процедура, кабул итү кабинетлары, дару чараларын, дезинфекцияләү эретмәләрен саклау, персонал бүлмәләре дә бар.
ФАПта интернет, телемедицина уңайлыклары тудырылуы аркасында табиб белән элемтәгә керү, анализлар нәтиҗәләрен белү кебек сыйфатлы медицина хезмәтләре дә күрсәтеләчәк.
Район җирлекләрендә шундый эш шартлары тудырылгач, яшь белгечләр дә авылга эшкә ашкынып кайтырлар дигән матур өметләр бар.