Милли проектлар
31 Декабря 2021, 07:02

Тәртип булачак

   Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында – бүгеннән алып 9нчы гыйнварга кадәр – төбәк операторлары чүп чыгару уңаеннан контрольне көчәйтәчәк. Бу хакта БР табигатьтән файдалану һәм экология министрының беренче урынбасары Илдар Гарифуллин хәбәр итте.  

Тәртип булачакТәртип булачак
Тәртип булачак

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында – бүгеннән алып 9нчы гыйнварга кадәр – төбәк операторлары чүп чыгару уңаеннан контрольне көчәйтәчәк. Бу хакта БР табигатьтән файдалану һәм экология министрының беренче урынбасары Илдар Гарифуллин хәбәр итте.  

    Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Экология” милли проекты кысаларында республикада әйләнә-тирә мохитне саклау, чүп-чардан аралау максатында зур эш алып барыла. Бәйрәм көннәрендә халыклар яшәгән пунктларда чүп-чар аеруча күп җыела, шуңа да аны үз вакытында чыгару мөһим. Бу эштә тоткарлыклар булмасын өчен җитәкчеләр урынбасарлары дәрәҗәсендә җаваплы кешеләр билгеләнгән, алар графиклар үтәлешен онлайн режимда күзәтеп торачак.

   Моннан тыш, министрлыкның оператив-диспетчерлар хезмәте тәүлек әйләнәсенә эшли. Килеп туган мәсьәләләр буенча һәркем түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итә ала: 218-04-30.

Фото: Башинформ.  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас