Милли проектлар
30 декабрь 2021, 03:53

Яшьләрнең "үз почмагы" булды

Нефтекамада «Йәшлек House» яшьләр йорты ачылды.

Яшьләрнең "үз почмагы" булдыЯшьләрнең "үз почмагы" булды
Яшьләрнең "үз почмагы" булды

Владимир Путинның указы белән тормышка ашырылучы милли проектлар кысаларында республикадла күп эшләр башкарыла. Күптән түгел Нефтекамада «Йәшлек House» яшьләр йорты ачылды.


"Бу - Башкортстан яшьләре өчен яңа ел бүләге. Без «Йәшлек House» яшьләр йортының подвал бинасын ремонтладык һәм анда яңа мәйданчык ачтык. Тавыш яздыру студиясе, ТВ-студия, чыгышлар өчен зал - барысын да яхшы эшләделәр, яхшы аппаратура куелды. Хәзер безнең бурыч - аны буш тотмау. Яшьләр йортында тормыш кайнарга тиеш. 
Нефтекамада яшьләрнең аралашу ноктасы бар инде, хәзер аларны бөтен республика буенча булдырачакбыз. Стәрлетамәк белән Салаваттан башлыйбыз, Урал аръягындагы шәһәрләр һәм авыллар турында уйлыйбыз", - ди республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас