Милли проектлар
30 декабрь 2021, 02:56

Мәктәптә теш табибы?

Карый, тикшерә, өйрәтә...

Мәктәптә теш табибы?Мәктәптә теш табибы?
Мәктәптә теш табибы?

“Взлетай!” мәгариф проектына “Мәгариф” милли проектының “Заман мәктәбе” федераль проекты кысаларында укучыларның заманча технологик һәм гуманитар осталыгын арттыру өчен матди-техник базасын яңарту таләп ителгән берешәр гомум белем бирү учреждениесе кертелгән.

Әлеге проект кысаларында “Сәламәт елмаю” модуле кертү дә караган. Аңа ярашлы, кирәк булганда укучыларның тешләрен мәктәптә дәвалыйлар.

Краснокама районының Куян урта мәктәбендә 2020 елның мартыннан стоматология кабинеты эшли. Район үзәк дәваханәсенең теш табибы Гөлназ Күчмаева атнасына ике тапкыр укучыларның тешләрен карый.   

–Мәктәптә профилактик стоматология кабинеты ачуларына мин бик шат. Ике ел дәвамында “Сәламәт елмаю” программасы буенча эшләп, мин нәтиҗәләрне күрәм инде. Кызганычка каршы, укучыларның 30 процентка якыны гади теш гигиенасын да үтәми иде. Алар белән аңлату эшләре алып барылды. Күпләр “прикус” төзәтү буенча йөри башлады. Ә бит хәтта бу юнәлештә проблема барлыгын да белмиләр иде. Ата-аналар киңәшләремә колак сала, балаларын катлаулы кариесны дәвалау өчен дәваханәгә теш табибына алып баралар. Күп балаларда теш табибыннан курку хисе югалты. Теш дәвалауның ул кадәр үк куркыныч түгеллеген аңладылар, – ди Гөлназ Абдулла кызы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас