Милли проектлар
29 Декабря 2021, 03:30

Юллар, юллар...

Башкортстан Республикасында "Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә транспорт инфраструктурасы яңартыла.

Юллар, юллар...Юллар, юллар...
Юллар, юллар...

Башкортстан Республикасы, чыннан да, үзенчәлекле урыннарның берсе булып санала ала, чөнки ул Көньяк Уралның уртасында урнашкан, һәм асылда, Европа белән Азия арасын бәйләүче булып тора. Төбәк иң мөһим автомобиль, тимер юл, су, торбаүткәргеч магистральләр киселешендә тора.

Республикада гомум файдаланудагы автомобиль юлларының озынлыгы 47,5 мең км тәшкил итә, шуларның 800 км чамасы – федераль әһәмияткә ия. Республика юллары Идел буе федераль округында иң озыннары булып тора, ул аның бөтен юл челтәренең 13% ын тәшкил итә. Гомумән, республика Русия буенча Алтай краеннан кала икенче урында тора.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында гына да 2021 елда гомум озынлыгы 387 км-дан артык булган 255 объектта эшләр алып барылган, бу 2020 елга караганда 40 км-га диярлек күбрәк.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас