

Бәләбәй районының Приютово поселогында урнашкан 2 нче балалар сәнгать мәктәбенең тарихы бай. Ул 1962 елдан башлап үз эшен башлап җибәрә. Бу вакыт эчендә аны 1329 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлаган. Бүген сәнгать мәктәбенә 308 кыз һәм малай йөри.
Мәгариф учреждениесе бинасын 1959 елда ук төзиләр. Мәктәп эшләгән елларда бер генә тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән.
Сәнгать мәктәбен “Мәдәният”милли проекты кысаларында тәртипкә китерелгән. Аны тормышка ашыру өчен 38 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу-федераль, республика һәм урындагы бюджет акчалары.
Бинаның тышкы ягы һәм түбәсе ремонтланган, җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларын, шулай ук канализация, электр үткәргеч, яктырту системаларын яңартылган. Мәктәпнең барлык биналары да ремонтланган. Тирә-як территориясе дә төзекләндерелгән.