Милли проектлар
29 декабрь 2021, 03:20

Теләгенә иреште

«Теләкләр чыршысы» Исәнгол авылыннан 11 яшьлек Элина Юмагулованың хыялын гамәлгә ашырды.

mgazeta.commgazeta.com
Фото:mgazeta.com

“Теләкләр чыршысы” хәйрия проекты Русиядә 2019 елда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча эшли башлады. Ә республикада проектка 531 кеше кушылды, шул исәптән республика Хөкүмәте әгъзалары, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар, артистлар.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Яңа ел агачыннан акциядә катнашучылар теләкләре белән дүрт чыршы шарын алды. Аларның берсе Зианчура районыннан 11 яшьлек Элина Юмагулованың Уфа ипподромында атта йөрү буенча мастер-класс үткәрү үтенече иде.

Кыз атлар белән бик мавыга һәм Уфадагы "Акбузат" ипподромында спорт атында йөрү теләген белдергән. Кыш бабай кушуы буенча Элинаның теләген  "Акбузат" ипподромы хезмәткәрләре үтәде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас