Ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты «Бөре сөт ризыклары комбинаты» оешмасында тормышка ашырыла.
Милли проект кысаларында БРның Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә республика компетенцияләр үзәге экспертлары җитештерүчәнлеккә диагностика уткәрә, тар урыннарны ачыклана һәм эш сыйфатын яхшырту өчен пилот участокларын билгеләнә. Шуннан соң инде предприятие хезмәткәрләреннән торган эшче төркем төзеп, аларны укыталар. Киләчәктә алар алган белемнәрен практикада кулланып кына калмыйча, барлык персоналны да сакчыл җитештерү принципларына өйрәтә алачаклар.
Республикада бу проектта 123 кеше катнаша.